Главная » 2018 » Январь » 4 » 31 декабрь
21:38
31 декабрь

31 декабрь кичендэ елдагыча клуб бинасына халык җыелды.Кичәне матур җыр белән башлап җибәрдек.Менә сәхнәдә тамаша башланды.Карчәчәк (Алеся Хаматшина) белән Карсылу(Марьям апай Каюмова)(Кыш бабайның оныклары),бәйрәмгә Кыш бабай белэн кем барырга тиеш икәнен ачыклар өчен Кыш Бабайны дәштеләр.Кыш бабай(Рузиль Минхайров) ике оныгын да тынычландырып карады.Тик оныклары бер берсенә юл куясылары килмәде. Икәү тартышып торганда капчык белән Кыш бабайга сугалар.Кыш бабай кая бәйрәмгә барырга тиеш икәнен оныта.Карчәчәк белән Карсылу Кыш бабайның исенә тешереп карыйлар да килеп чыкмагач ул урынны эзләп чыгалар.Арада жырлар,биюләр,кызык күренешләр белән аралашып бара тамаша.Менә нихаять Кыш бабайның кая барасы исенә төшә һәм алар Яңа Ярмәккә китәләр. Матур төләкләр әйтеп,конфетлар өләшкәч китә уен-көлке,җыр-бию. Матур биюләре белән укучы кызлар-егетләр чыгыш ясадылар(Аделина Хисамова,Ләйсән Файзуллина,Алеся Гусаинова,Аделина Хамидуллина,Рузиль Минхайров). Җырчы апалар(Гөльсинур Гафурова,Гөльчәчәк Гимаева,Альфинур Аглиуллина),җырчы кызлар(Алеся Хаматшина,Римма Нуртдинова,Ильмира Гусаинова,Юлия Шакирова) моңлы җырлары белән барыбызны да таң калдырдылар. Кызык күренешләрдә Рузалия Гафурова(әби),Тамара Хамадиева(Бабай) ,Гөльчәчәк Гимаева(Әби,депутат),Марьям Каюмова (балыкчы),Гэльсинур Гафурова(әби),Рузиль Минхайров(студент) булып кашнаштылар. Концөрт беткәч лотерея уйнатылды. Тамашада катнашкан барлык узешчән артистларга зур рәхмәт!!!

Хамидуллина А.Г. Завклуб с.Новое Ермаково

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 411 | Добавил: admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: