Главная » 2019 » Октябрь » 15

Сөмбелә бәйрәме.

Вторник 10:43

    Һәркайда да муллык, сөенеч

Һәрбер җирдә көзге шатлыклар

Кара көз дип сиңа беркем әйтмәс

Кочагында муллык, байлыклар.

    Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз-тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

    Һәр ел көз белән бергә уңыш бәйрәме дә килә, ә уңыш бәйрәме белән – Сөмбелә дә килә.Элек сентябрьгә туры килүче ай Сөмбелә дип йөртелгән. Безнең ата-бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш-уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр. Һәм ул алтын-сары толымлы, “сөмбел” чәчле кыз кыяфәтендә күзалланган.

   Менә без дә көзнең бер “елак” к ... Читать дальше »

“Әбиемнең серле сандыгы”.

Вторник 10:38

Серле сандык, матур сандык,

Кызыктыра мине күптәннән.

Әйдә, карыйк, ниләр калган икән

Истәлеккә безгә үткәннән.

11 октябьдә 6 класс укучыларын клубка “ Әбиемнең серле сандыгы” дигән кичәгә чакырдык. Кичәнең төп өлеше балаларны татар халкының миллибайлыклары булган кул эшләре, чигүле киемнәр, өй бизәү әйберләре белән таныштыру буларак үтте.

Әбиемнең сандыгы өстәл ашяулыгы, тәрәзә пәрдәләре, күлмәк, альяпкыч, калфак, түбәтәй, татар милли бизәкләре белән тулып торган икән.

Татар халкының чигүле сөлгесен яшь вакытларында безнең әбиләребез аулак өйләрдә кич утырып чиккәннәр. Альяпкычның итәген төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Ә милли күлмәк озын җиңле, итәге киңәя төшкән бала итәкле. Татар кызларының баш киеме-калфак, матурлап лалә чәчәкләре, өч яфрак бизәкләре белән чигеп эшләнелгән. Ә ир егетләребез түбәтәйләрне бик яратып кия торган булганнар. Түбәтәйнең түбәсен алтын җеп белән биз ... Читать дальше »