Главная » 2019 » Октябрь » 15 » Сөмбелә бәйрәме.
10:43
Сөмбелә бәйрәме.

    Һәркайда да муллык, сөенеч

Һәрбер җирдә көзге шатлыклар

Кара көз дип сиңа беркем әйтмәс

Кочагында муллык, байлыклар.

    Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз-тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

    Һәр ел көз белән бергә уңыш бәйрәме дә килә, ә уңыш бәйрәме белән – Сөмбелә дә килә.Элек сентябрьгә туры килүче ай Сөмбелә дип йөртелгән. Безнең ата-бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш-уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр. Һәм ул алтын-сары толымлы, “сөмбел” чәчле кыз кыяфәтендә күзалланган.

   Менә без дә көзнең бер “елак” көнендә садик балалары янына “Сөмбелә” бәйрәмен билгеләп үтәргә юл тоттык. Балалар безне чорнап алдылар чөнки алар бәйгеләрдә катнашырга  яраталар.

    Балаларны 2 төркемгә бүлеп көзге эстафетаны башлап җибәрдек. Бәйгеләр төрле иде: яфраклар да җыйдык, рәсем дә ясадык, алма уңышы да җыеп алдык, кабак тәгәрәтеп тә карадык, табышмакларга җавапны да биз тик таптык.

    Бәйгеләр азагында балаларга күчтәнәчкә алып килгән кәнфетләрне, алмаларны эләштек. Балалар  тагын безгә кунакка килегез дип озатып калдылар.

Алия Хамидуллина

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 212 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: