Главная » 2019 » Октябрь » 15 » “Әбиемнең серле сандыгы”.
10:38
“Әбиемнең серле сандыгы”.

Серле сандык, матур сандык,

Кызыктыра мине күптәннән.

Әйдә, карыйк, ниләр калган икән

Истәлеккә безгә үткәннән.

11 октябьдә 6 класс укучыларын клубка “ Әбиемнең серле сандыгы” дигән кичәгә чакырдык. Кичәнең төп өлеше балаларны татар халкының миллибайлыклары булган кул эшләре, чигүле киемнәр, өй бизәү әйберләре белән таныштыру буларак үтте.

Әбиемнең сандыгы өстәл ашяулыгы, тәрәзә пәрдәләре, күлмәк, альяпкыч, калфак, түбәтәй, татар милли бизәкләре белән тулып торган икән.

Татар халкының чигүле сөлгесен яшь вакытларында безнең әбиләребез аулак өйләрдә кич утырып чиккәннәр. Альяпкычның итәген төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Ә милли күлмәк озын җиңле, итәге киңәя төшкән бала итәкле. Татар кызларының баш киеме-калфак, матурлап лалә чәчәкләре, өч яфрак бизәкләре белән чигеп эшләнелгән. Ә ир егетләребез түбәтәйләрне бик яратып кия торган булганнар. Түбәтәйнең түбәсен алтын җеп белән бизәгәннр, энжеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр.

Менә шулай сандыктагы һәрбер әйбер белән балаларны таныштырып үттек. Чиккән сөлге, чулпылар балалар өчен яңалык булса; түбәтәй, калфак, альяпкычны алар күргәннәре бар. Кызлар калфак ничек башта төшмичә тора диеп тә кызыксындылар, матур бизәкле альяпкычка да сокланып карадылар.
Алия Хамидуллина

Прикрепления: Картинка 1
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 563 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: