Главная » 2020 » Май » 15

Бөек Җиңүгә 75 ел!

Пятница 11:05

9 май көнне Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Бөтендөнья пандемиясе әлеге чараны үткәрүнең күп планнарын комачаулады. Парадлар онлайн узды, күпләр Җиңү көненә багышланган акцияләрдә катнашты. Яңа Ярмәк клубы да “Үлемсез полк “, “Бөек Ватан сугышында ветераннары хөрмәтенә агач утырт”, “Җиңү тәрәзәләре”, “Өйдә җырла”, ”Балаларга сугыш турында укыйбыз”, “Җинү рәсеме” кебек акцияләрдә катнашты. 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына авылыбызның мәктәбе янына Сугыш Ветераннарына яңа һәйкәл элгерттеләр. Яңа Ярмәк авылы халкы район башлыгы Рафаэль Камилович Багаутдиновка, Ярмәк җирлек башлыгы Минсагит Низамутдинович Шайхутдиновка рәхмәтләрен белдерә. 

9 май көнне иртәдән кичкә кадәр урамда хәрби –патриотик җырлар яңгырады. Кешеләр самоизоляция булса да ,саклык чараларын үтәп һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. 

Ел саен май аенда без Сугыш Ветераннарыбызның батырлыкларын искә ... Читать дальше »

Ретро-концерт

Пятница 10:47

Дорогие подписчики, в рамках реализации проекта "Культурное сердце России", мы предлагаем вашему вниманию - Ретро концерт от 2018 года. Приятного просмотра!

https://vk.com/club157299239?z=video-157299239_456239097%2F30f3fd9d092c366998%2Fpl_wall_-157299239