Главная » 2020 » Май » 15 » Бөек Җиңүгә 75 ел!
11:05
Бөек Җиңүгә 75 ел!

9 май көнне Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Бөтендөнья пандемиясе әлеге чараны үткәрүнең күп планнарын комачаулады. Парадлар онлайн узды, күпләр Җиңү көненә багышланган акцияләрдә катнашты. Яңа Ярмәк клубы да “Үлемсез полк “, “Бөек Ватан сугышында ветераннары хөрмәтенә агач утырт”, “Җиңү тәрәзәләре”, “Өйдә җырла”, ”Балаларга сугыш турында укыйбыз”, “Җинү рәсеме” кебек акцияләрдә катнашты. 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына авылыбызның мәктәбе янына Сугыш Ветераннарына яңа һәйкәл элгерттеләр. Яңа Ярмәк авылы халкы район башлыгы Рафаэль Камилович Багаутдиновка, Ярмәк җирлек башлыгы Минсагит Низамутдинович Шайхутдиновка рәхмәтләрен белдерә. 

9 май көнне иртәдән кичкә кадәр урамда хәрби –патриотик җырлар яңгырады. Кешеләр самоизоляция булса да ,саклык чараларын үтәп һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. 

Ел саен май аенда без Сугыш Ветераннарыбызның батырлыкларын искә алабыз һәм җирдәге тыныч тормыш өчен аларга рәхмәтләребезне белдерәбез. 

Безгә Тыныч тормыш бүләк иткән Ветераннарыбызны онытмыйк ! Аларга мәңгелек дан!!!

                                                                              Алия Хамидуллина

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 164 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: