Понедельник 09:09


   30 март иртәсе матур кояш чыгып башланды. Җиле салкын булса да, өстән яумаганга куандык инде. Быел кыш буена да яуды кар, март аенда да карлы –буранлы көннәр күп булды.
   Гадәткә кергәнчә “Нәүрүз” бәйрәмен урамда мәчет каршында үткәрдек. Салкын булуга карамастан халык вакытында җыелды. Әбиләр-бабайлар, апалар-абыйлар, бала-чага белән мәйдан шау-гер килеп торды.
Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме- өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш- су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Без дә уйнап, җырлап ярышып Нәүрүзбикәне каршы алдык.
   ”Нәүрүз” бәйрәменә укучы балалар белән концерт оештырган идек. Җырчы кызларыбыз: Әльфинә Мугинова, Юлия Шакирова, А ... Читать дальше »