Главная » 2019 » Апрель » 1 » Яз килә-Нәүрүз килә!
09:09
Яз килә-Нәүрүз килә!


   30 март иртәсе матур кояш чыгып башланды. Җиле салкын булса да, өстән яумаганга куандык инде. Быел кыш буена да яуды кар, март аенда да карлы –буранлы көннәр күп булды.
   Гадәткә кергәнчә “Нәүрүз” бәйрәмен урамда мәчет каршында үткәрдек. Салкын булуга карамастан халык вакытында җыелды. Әбиләр-бабайлар, апалар-абыйлар, бала-чага белән мәйдан шау-гер килеп торды.
Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме- өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш- су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Без дә уйнап, җырлап ярышып Нәүрүзбикәне каршы алдык.
   ”Нәүрүз” бәйрәменә укучы балалар белән концерт оештырган идек. Җырчы кызларыбыз: Әльфинә Мугинова, Юлия Шакирова, Аня Дмитриева, Альмира Габидуллина, Гүзәл Эсенова моңлы итеп җырлар җырладылар; биюче кызларыбыз: Ләйсән Файзуллина, Алеся Гусаинова, Юлия Шакирова, Аделина Хамидуллина, Альмира Габидуллина, Әльфинә Мугинова, Гүзәл Эсенова, Аня Дмитриева дәртле биюләре белән күңелләрне күтәрдәләр. Балалар яз турында шигырьләр дә сөйләп үттеләр.
Явыз убырлы карчык (Асия Заляева) Нәүрүзбикәне (Юлия Шакирова) узенең өенә бикләп куйган.Тик кабаланып йөргәндә кульяулыкка төенләп куйган ачкычын төшереп калдырган. Төенләнгән кульяулыкны табып алдык, тик кульяулык та гади генә түгел, тылсымлы булып чыгты. Кульяулык “телгә килә”, минем шартымны үтәсәгез чишелермен, ачкычлы булырсыз, җырлап-биеп, уйнап көлеп күңелемне күрегез ди ул. Җырлар җырлап та, биеп тә карадык, кульяулык чишелмәде. Татар халкы элек-электән укымышлы, зыялы халык булган, мәкальләр, әйтемнәр уйлап чыгарган. Без дә мәкальләр әйтеп карадык. Менә нихаятъ кульяулык чишелде, ачкыч алынды. 
Убырлы карчыгы да ачкычын югалтканын аңлап , эзләргә килеп җиткән. Без дә анарга ачкычын болай гына бирмәдек, балалар белән ярышып кара, җиңә алсаң гына бирәбез дидек.
   Капчык киеп узышканда, балалар убырлыны капчыкка бәйләп куялар, Нәүрүзбикәне азат итәләр.
Нәүрузбикә бәйрәмгә буш кул белән килмәгән, безгә бүләккә матур җырлар, кәрзин тутырып кәнфетләр, язгы матур , җылы көннәр, сихәтле яңгырлар алып килгән.
   Форсаттан файдаланып, бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән мәчет картларына, тәмле итеп плау пешерүче Пулатхановлар гаиләсенә,эстәлгә куярга тәмләшкәләр биргән Азизовлар гаиләсенә, эстәл әзерләшергә булышкан Рузалия Гафурова, Сәрия Мухитова, Асия Заляевага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! 
    Хөрмәтле авылдашлар! Сезнең барыгызны да язгы зур бәйрәм- Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз!
Язлар, җэйлэр имин килсен,
Кук йозе аяз булсын.
Барчабызга сэламэтлек,
Бэхетләр алып килсен!!!
Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия Хамидуллина
Библиотекарь Асия Заляева.

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 219 | Добавил: admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: