Главная » 2019 » Октябрь » 16 » КАРТЛАР КӨНЕ
08:36
КАРТЛАР КӨНЕ

Менә ничә ел инде Ярмәк мәдәният йортында олылар көне

билгеләнеп үтә. Быел да алтын көзнең бер көнендә, билгеләнгән

мәҗелескә, матур-матур киенеп әбиләр, апалар, абыйлар,

бабайлар көттереп тормыйча сәгать 10-нарга җыела башладылар.

Көн бик матур, кояшлы иде, елдан-ел безнең бәйрәм киңрәк колач

җәя, кунаклар да күбәйгәннән-күбәя бара. Бу бит шатлык кына,

кешеләр бер-берсе белән очрашып, бергә эшләгән иптәшләрен

очратып, күпме энергия алып китәләр. Икенче елга тагын

очрашырга сүз куешалар. Ветераннар тарафыннан әзерләнгән ике

сәгатьлек концертны карагач яшьлеккә әйләнеп кайткан кебек

булдык. Җырларны кабат-кабат сорап җырлаттылар, бу алкышлар

алар өчен тагын да сәхнәгә менеп җырлар өчен стимул булып тора.

Яшь өстенә ямь өстәп балалар биюе, безнең күнелне сөендерде.

Социаль-ярдәм күрсәтү бүлеге һәм үзебезнең авыл

администрациясендә эшләүче кызлары өстәл әзерләп, итле

ризыклар әзерләп, кайнар чәйләр эчереп олыларның күңелләренә

яшәү очкыны өстәделәр. Олыларның әздән дә күңеле була, юктан

да хәтере кала диләр. Ә бу бәйрәм аларның күңеленә тагын бер

еллык энергия өстәп җибәрде. Бәйрәм беткәннән соң да, алар озак

бер-берсе белән аерыла алмыйча сөйләшеп утырдылар.

Концертны алып баручы Гөлүсәгә, тәмле ризыклар пешереп

кунакларны сыйлаучы кызларга һәм администрация эшчеләренә

зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 187 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: