Главная » 2019 » Май » 20 » Театраль яз
09:22
Театраль яз

Камышлы районында Театр елына багышланган “Театраль яз” конкурс-фес-

тивале бара. Һәр авылның Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм һәвәскәр ар-

тистлар, сәхнә әсәрләре әзерләп, авылдашларына һәм жюри әгъзаларына

тәкъдим итәләр.

Халикъ Садри исемендәге Иске Ярмәк авылы Мәдәният йорты артистлары да

Театр елын иҗат ялкынында янып каршы алдылар. Март ахырында һәвәскәр

артистлар район үзәгенең Әнвәр Давыдов исемендәге Мәдәният йорты

сәхнәсендә җирле автор Илшат Галимов иҗат иткән ике пәрдәле драма

күрсәттеләр. Спектакльне сәхнәгә Айслу Камалетдинова куйды, ә рольләрне

Динар Гарипов, Рамил Кәримов, Әлфия Баһаутдинова, Гөлзинә Шәйхетдинова,

Миңлегөл Гыйльметдинова, Әнвәр Минегалимов, Оркыя Галимуллина, Мөхәммәт

Фәтхетдинов, Фердинанд Нәгыймуллин, Ришат Ибраһимов, Айгөл Галиуллина,

Әлфирә Кәлимуллина, Фәридә Гыйлаҗева, Борис Камалетдинов һәм Илшат

Галимов үзе башкардылар.

Шуны да әйтеп үтәсе килә, иҗат коллективы “Мунча ташы” эстрада театры

репертуарыннан “Эт оясы” дип аталган сатирик комедияне дә сәхнәгә куйган һәм

күрше Балыклы авылында күрсәткән. Анда да көчле алкышлар, рәхмәт сүзләре

генә ишеткәннәр.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Прикрепления: Картинка 1
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 215 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: