Понедельник 14:50

30 март иртәсе ялт итеп кояш чыгу белән башланды. Җиле салкын булса да, өстән яумаганга бик куандык инде. Быел кыш дәвамына кар яуды бит, март аенда да карлы-буранлы көннәр күп булды.

Соңгы елларда гадәткә кергәнчә, Нәүрүз бәйрәмен авыл уртасында — мәчет каршында үткәрдек. Салкын булуга карамастан, халык вакытында җыелды. Әбиләр-бабайлар, апалар-абыйлар, бала-чага белән мәйдан шау-гөр килеп торды.

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз тапшырып калдырган. Аны кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз, өмет бәйрәме булып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Элек таң ату белән учак кабызганнар, аш-су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Без дә уйнап, җырлап, ярышып, Нәүрүзбикәне каршы алдык.

Нәүрүз бәйрәменә мәктәптә укучы балалар белән концерт оештырган идек. Җырчы кызларыбыз Әлфинә Мугинова, Юлия Шакирова, Аня Дмитриева, Әлмира Габидуллина, Г ... Читать дальше »