Главная » 2019 » Май » 20 » Фестиваль театра
09:06
Фестиваль театра

2019нчы ел Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы белән Театр елы дип

игълан ителде. Шуңа күрә 20нче апрельдә Похвистнево муниципаль районына караган

Гали авылы җирлегендә үткәрелә торган “Халкым минем” иҗат фестивале театр

сәнгатенә багышланды. Фестиваль Гали авылы халкы өчен генә түгел, Самар өлкәсендә

һәм тирә-як регионнарда яшәүче татарлар өчен әһәмиятле вакыйга.

Театр — кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать, һәм ул халык тормышыннан

башка яши алмый. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр

сәнгате — милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. “Театр — безнең киләчәк

көнкүрешебез өчен файдалы һәм өмидле бер нәрсә,” — дип язган бөек татар халык

шагыйре Г.Тукай. Гасырдан артык тарихы булган татар театры, халкыбызның милли

традицияләрен югалтмыйча, бөтен дөньядагы татар халкын берләштереп, милләтебезне,

аның тарихын, бүгенгесен, сәнгатен, телен саклауга хезмәт итәр дигән өмет белән

фестивальнең ачылуы игълан ителде .

Иҗади фестивальдә Похвистнево һәм Камышлы муниципаль районнарының татар

авылларыннан ике балалар, алты өлкәннәр театр коллективлары чыгышлар ясадылар.

Иске Ярмәк авылында туып гомер итүче Илшат Галимовның “Өмет” драмасын

Халик Садри исемендәге Иске Ярмәк мәдәният йорты театр коллективы тәкъдим

итте.

Бөек Ватан сугышының иң кызган һәм авыр еллары. Советлар Союзы һәм коммунистлар

партиясе Куйбышев өлкәсе Иске Ярмәк авылына балалар йорты төзетеп, Орлов өлкәсе

Касымово шәһәрендә булган ятимнәр йортыннан балаларны күчерәләр. Иске Ярмәк

балалар йорты 1943нче елдан 1964нче елга кадәр эшли.

Бу драма әсәре Бөек Ватан сугышының яу кырларында башларын куйган, җиңү көнен

якынайту өчен тылда аяусыз хезмәт башкарган авылдашлар истәлегенә багышлана. Иске

Ярмәк театр колективының сәхнә бизәлеше дә, костюмнар да, реквизитлар да сугыш

чорына туры китереп эшләнгән иде. Ә артистларның оста уйнауларына карап тәннәр

чымырдады.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 246 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: