Главная » 2019 » Май » 14 » Яңа Ярмәк авылы клубында- спектакль.
06:53
Яңа Ярмәк авылы клубында- спектакль.

    Камышлы районында Театр елына багышланган «Театраль яз» конкурс-фестивале бара. Һәр авылның Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм һәвәскәр артистлар, сәхнә әсәрләре әзерләп, авылдашларына һәм жюри әгъзаларына тәкдим итәләр.

Яңа Ярмәк  авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм һәвәскәр артистлар “Бәрәнге бакчасы” комедиясен тамашачыга тәкъдим иттек.

Спектакль куярга кирәк дигәч Рәмзия апай Мифтахова бер хикәя укыдым, тормыштан алынган дип, безгә дә гәзитен укытып карады. Хикәя барыбызга да ошады.

Газиттән алынган хикәяне бер төн өчендә Рузалия апай Зайдуллина пьесалаштырды. 2 атна эчендә әзерләнеп тамашачылар ихтибарына спектакльне тәкъдим иттек.

     Кичәбезнең беренче элеше концерт белән башланды. Концертта җырчыларыбыз (Гөльсинур Гафурова, Рәмзия Мифтахова, Гөльчәчәк Гимаева, Альфинур Аглиуллина, Альфина Мугинова, Аня Дмитриева) моңлы җырлары белән халыкның ихтибарын үзенә җәлеп итте. Баянда Динар Гарипов уйнап торды. Биюче кызларыбыз (Ләйсән Файзуллина, Юлия Шакирова, Ираида Шейхутдинова, Аделина Хамидуллина, Айлина Хамидуллина) тамашачыга дәртле биюләрен тәкъдим иттеләр. Гөльсинур апай Гафурова, Галия апай Сабитова үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып үттеләр.

    Кичәбезнең икенче элешендә - спектакльдә тамашачыга авыл тормышыннан алынган күренешне тәкъдим иттек. Спектакльдә авылда яшәүче  Хаким карт белән Гөлсинур әбинең тормышы, шәһәрдән авылга бәрәнге алырга дип кайткан балалар , оныклар арасындагы мөнәсәбәтләр сүрәтләнә.Рольләрне Рәфкать Мифтахов, Рузалия Зайдуллина, Минсахи Сабитов, Рәмзия Мифтахова, Асия Заляева, Тамара Хамадиева, Галия Сабитова, Рузалия Гафурова, Даниил Маркин, Алия Хамидуллина башкардылар. Һәр артист үз ролен тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп башкарды.Тамашачы спектакльдән күтәренке күңел белән рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

    Концертта һәм спектакльдә катнашкан һәвәскәр артистларыбызга рәхмәтебезне белдереп, исәнлек, бәхет, шатлык, уңышлар телибез. Аерым рәхмәтебезне Динар Гариповка(баянчы), Каюмов Булат абый һәм Гөльсинур апайга (мәтъди ярдәм күрсәтүләре өчен)  белдерәбез.




Алия Хамидуллина

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 167 | Добавил: admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: