Главная » 2019 » Март » 11 » 8нче март- чәчәкле яз бәйрәме!
09:53
8нче март- чәчәкле яз бәйрәме!


Көннәр аяз, күктән алсу 
Нур сибеп кояш көлә 
Җиргә тама көмеш тамчы 
Сагынып көткән яз килә. 
Әйтегезче, кайсы вакыт 
Яздагыдан ямьлерәк? 
Кыш айларын да яратам, 
Әммә яз күңеллерәк. 
Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч. дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Яз кунелнең иң нечкэ кылларына кагылып утә, иркәли, дөньяга яшәешкә өмет сулышы өрә, яхшылыкка өнди. Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кызлар да жиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнәр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң ачык төсне тапканнар, тылсымлы планеталарга һәм күңелне жилкендереп янучы йолдызларга-- алар исемен биргәннәр. 
8 Март ул Әни бәйрәме буларак дөньядагы иң зур, иң мөһим бәйрәм булып истә калган. Шуңа җанга бигрәк якынмы? Кояшлы язны алып килүе белән ул күңелгә тагын да җылылык өсти, йокыга талган өметләрне уята. Бигрәк матур яңгырый бу 8 Март дигән сүз! Җир йөзендә һәр хатын-кызны бәхетле иткән көн бит бу. 
Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә, нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр һәм әбиләр! 
8 март көнне без клубка халык – ара хатын кызлар бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Бәйрәм хөрмәтенә зур концерт оештырылган иде. Исаклыдан кайткан җырчыларыбыз: Флюра апай Халиуллина белән Александр Мамонов безгә матур җырларын бүләк иттеләр. Александр Владимирович рус егете булса да татарча җырларны да бик моңлы итеп башкарды, русча җырлары да тамашачыны дәртләндерде. Җырчыларның дәртле җырларына хәттә тамашачылар да биергә чыктылар. Тамашачыны таң калдырып матур –матур җырлар җырланды, биюләр биелде. Авылыбызның хәвәскәр артистлары да концертта чыгыш ясадылар. Гөльчәчәк Гимаева, Рәмзия Мифтахова, Гөльсинур Гафурова, Юлия Шакирова матур җырлар әзерләгәннәр иде. Биюче кызларыбыз(Ләйсән Файзуллина, Юлия Шакирова, Алеся Гусаинова, Ираида Шейхутдинова, Аделина Хамидуллина) төрле –төрле биюләре белән тамашачыны куандырдылар. Кызык күренешләрдә :”Резеда”(Тамара Хамадиева, Рузалия Гафурова, Асия Заляева),”Әби белән бабай”(Рузалия Гафурова, Гөльчәчәк Гимаева) катнаштылар. 5 класс кызлары да әниләргә багышлап җыр әзерләгәннәр . 
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда. Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә, ә 8 март бәйрәме күңелгә иң якын бәйрәм. Бәйрәм кичәбез сый тулы эстәлләр артында дәвам итте. Концерттан хатын –кызларыбыз күтәренке күңел белән таралыштылар, Исаклыдан кайткан җырчы кунакларны тагын концерт белән килүләрен соралдылар. 
Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Ихлас күңелемнән сезгә тазалык-саулык, ак бәхетләр, язгы кояштай ягымлылык, сөйкемлелек, күңелләрегезгә яз җилләредәй җылылык, мәрхәмәтлелек, сабырлык, гаиләләрегезгә тынычлык, тигезлек, иминлек, тормышыгызда, эшләрегездә зур уңышлар, барлык хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калам. Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын. Йөзләрегез һәрчак шатлыктан балкып торсын. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз! 
Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире Хамидуллина А.Г.

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 269 | Добавил: admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: