Понедельник 09:53


Көннәр аяз, күктән алсу 
Нур сибеп кояш көлә 
Җиргә тама көмеш тамчы 
Сагынып көткән яз килә. 
Әйтегезче, кайсы вакыт 
Яздагыдан ямьлерәк? 
Кыш айларын да яратам, 
Әммә яз күңеллерәк. 
Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч. дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Яз кунелнең иң нечкэ кылларына кагылып утә, иркәли, дөньяга яшәешкә өмет сулышы өрә, яхшылыкка өнди. Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кызлар да жиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнәр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң ачык төсне тапканнар, тылсымлы планеталарга һәм күңелне жилкендереп янучы йолдызларга-- алар исемен биргәннәр. 
8 Март ул Әни бәйрәме буларак дөньядагы иң зур, иң мөһим бәйрәм булып истә калган. Шуңа җанга бигрәк якынмы? Кояшлы язны алып килүе белән ул күңелгә тагын да җылылык өсти, йокыга талган өметләрне уята. Бигрәк ... Читать дальше »