Главная » 2019 » Март » 10 » Ягез, әле әниләр !
07:16
Ягез, әле әниләр !

Ягез, әле әниләр !

Карлар каплый әле кыр юлларын

Әммә вакыт язга әйләнде.

Бәйрәм белән сине, Кыз туганым,

Котлы булсын дөнья бәйрәмең.

Яз - безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт,омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.

Менә тагын барыбыз да зур түземсезлек белән көткән 8 март – чәчәкле яз бәйрәме җитте.

6 март көнне Чулпан авыл клубына халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичәгә гүзәл

затларыбыз җыелды. Быел без кичәне “Ягез, әле әниләр” бәйгесе формасында үткәрдек. Бу

бәйге күңел ачу гына түгел,ә шушы тамаша безнең хатын-кызларыбызның

уңганлыгын,сөйкемлеген, тапкырлыгын,гүзәллеген һәм башка сыйфатларын ачык күрсәтте.

Кызларыбыз ике командага бүленделәр һәм китте төрле конкурслар.. Әниләргә багышланган

котлау текстын әйтергә,”кем тизрәк ?”-сораулар белән,”адым саен бер исем”(гөл-иҗегенә

башланган кызлар исеме әйтергә) ,,әниләргә багышланган җырлар”, “татар бию”һәм башкалар.

Кичәбез бик кызык һәм мавыктыргыч үтте һәм әлбәттә дуслык җиңде. Бәйрәм булгач табынсыз

үтми инде ул, кызларыбыз үз көчләре белән әзерләгән мул табыннар артында рәхәтләнеп чәйләр

эчтек, дөнья хәлләрен сөйләштек. Мин аларга безнең барыбызның да күңелен күргәннәре, ял

иттергәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә,эшләрендә уңышлар, сәләмәтлек , шатлык

һәм бәхет теләп калам.

Чулпан клуб мөдире Каримова Г.С.

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 252 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: