Главная » 2019 » Март » 5 » Халыкара туган тел көне
13:09
Халыкара туган тел көне

21 февраль-Халыкара туган тел көне.    
И туган тел, и матур тел
Әткәм әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.:
Хәерле көн димен барчагызга,
Кояшлы көн телим гөлләргә,
Сөйкемлелек телим яшь кызларга
Ә батырлык сезгә- егетләргә!    
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Шуның өчен һәрбер милләт үз телен сакларга тиеш.  
 Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил- җирнең якынлыгын Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз. Т
атарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел. (Ш.Маннур)  
Чыннан да без татар телен дә, рус телен дә өйрәнергә һәм яхшы белергә тиеш. Пушкин, Лермонтов, Достоевский, Толстой – әсәрләрен укып аңлау безне рухи яктан баета. Татар һәм рус телләренең икесен дә яхшы белү безнең бурыч.    
Без дә балалар белән татар һәм рус телендә шигырьләр укыдык, мәкалләр, әйтемнәрнең азагын әйтеп бетереп, тыбышмакларга җавап таптык.
Кичәбез Г. Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды, 
Туган җирем - Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле,
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле!

Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия Хамидуллина

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 204 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: