Главная » 2017 » Октябрь » 2 » "Мин татарча укыйм"
10:28
"Мин татарча укыйм"

20 сентябрь конне Иске Ярмэк китапханэсендэ 1-2 сыйныф укучылары очен "Мин татарча укыйм хэм сойлэшэм" бэйрэме узды. Чаранын топ максаты - татар телебезне яратырга, ихтирам итэргэ ойрэту.
 Балаларга "Мин татарча укыйм" исемле кургэзмэдэге яна кытаплар тэкъдим ителде. Балалар, халык ижаты - уеннар, табышмаклар, экиятлэр, шигырьлэр белэн таныштылар, Телебезнен матурлыгын, байлыгын курделэр. Э китапханэгэ аларны укытучы Сахабутдинова Рэхилэ, Ахмэтжанова Венера апалары алып килде.
 Туган тел дип эйтугэ, минем Г. Тукай язган шигырь юллары искэ тошэ:
 И туган тел и матур тел,
Эткэм, энкэмнен теле!
Доньяда куп нэрсэ белдем
Син туган тел аркылы.
 Бу шигырьне матур иттереп 2 сыйныф укучысы Сафиуллина А. башкарды. 
 Эйе, безнен туган татар телебез чынлап та бик матур. Ул безнен очен эти-эни кебек ук якын. Туган телен югалткан миллэтнен килэчэге юк бит. Уз телен яхшы белгэн кеше генэ миллэте белэн горурлана, анын кадерен белэ.
 Э бит безнен авылыбызда куп кенэ гаилэдэ эти-энилэре балалары белэн рус телендэ сойлэшергэ тырышалар. Мин мондый могжизаны китапхэнэдэ, мэктэптэ, балалар бакчасында, урамда еш ишетэм. Э менэ татарча сойлэшкэн бала-чаганы курсэм кунелем шатланып, рэхэтлэнеп китэ. Алар мина бик якын, туганым кебек булып тоелалар. Э мэктэптэ татар теле дэреслэре атнасына бер генэ тугел, э оч мэртэбэ кергэнен белгэч, мин бигрэк тэ соендем. Татар телен гаилэдэ, мэктэптэ ойрэну балаларга рус хэм инглиз теллэрен ойрэнергэ бер дэ комачауламый.
 Мин балаларыма да: "Бер кайчан да уз телегезне онытмагыз, туган телегезне балаларыгызга да ойрэтерсез!" - дим. Э мин, элбэттэ, гомер буе туган телемне саклармын!

Прикрепления: Картинка 1
Категория: Новости СП "Межпоселенческая библиотека" | Просмотров: 429 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: