Главная » 2021 » Июнь » 24 » "Хәтер һәм кайгы көне"
10:44
"Хәтер һәм кайгы көне"

"Хәтер һәм кайгы көне". Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган ,кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр.Сугыш дәһшәтенә карамастан җиңү яулаган әти-бабаларыбызның батырлыгы , киләчәк буыннарга үрнәк булып тора."Хәтер һәм кайгы көне " уңаеннан безнең Чулпан авылында да митинг үткәрелде.Ватан азатлыгы сугышчылары һәйкәле түренә чәчәкләр куелды,сугышта һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдык. Мәчеттә Бөек Ватан сугышында вафат булган барча мөселман кардәшләргә догалар укылды.Күкләребез һәрчак аяз һәм ил-көннәребез имин булсын! Клуб мөдире Каримова Г.С.

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 105 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: