Главная » 2021 » Июнь » 9 » Чишмә
12:34
Чишмә

"Тау башында салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар,якын безнең авылга ул. Авылыбызның ямен,суын ,тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән. Бөек шагыйребез Г.Тукайның әлеге шигырь юллары нәкъ менә безнең туган авылыбыз Чулпан, аның чишмәсе турында язылган сыман тоела. Чишмәсез авыл юктыр ул. Безнең дә үзебез өчен бик кадерле чишмәбез бар- ул "Ташлы чишмә". 5 июньдә Чулпан авылы халкы шушы изге урынга "Чишмә бәйрәменә" җыйналды.Бәйрәм белән котлап поселение башлыгы урынбасары Шарафутдинова Ф.Я.,депутат Ахсанов Р.З., Жуматдилов А.М. чыгыш ясадылар. Бәйрәм сценарий буенча төзелгән шигыйрләр,җырлар , уеннар белән уралып дәвам итте. Чишмәбезнең безнең өчен яшәү чыганагы икәнен аңласак та,һәрвакыт сакчыл карарга ,тирә -юнен чиста калдырып китәргә , Чишмәбез авылыбызның йөзе икәнен онытмыйк"-диеп тәмамлады бәйрәм тантанасын алып баручы Сафиуллина Алсу.

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 115 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: