Главная » 2021 » Май » 13 » 9 нчы май... Җиңү көне...
12:06
9 нчы май... Җиңү көне...

9 нчы май... Җиңү көне...
​ ​ Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.
​ ​ ​ Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы гына да 27 миллионнан артык кешесен югалтты. Шул исәптән 4-5 миллион чамасы милләттәшләребез һәлак булган.
​ ​ ​ Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.
​ ​ ​ ​ Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.
​ ​ ​ ​ "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз", дип китсәләр дә,​ ​ 98 авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бүгенге көнгә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан​ бер ветеран да юк инде. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
​ ​ ​ Быел ​ сугыш тәмамлануга 76 ел тулды.
​ ​ ​ 9 май көнне Яңа Ярмәк авылында һәйкәл янында митинг оештырылды. Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алдык. Митингта Ярмәк хөкемият башлыгы - Минсагит Низамутдинович, авылыбызның ветеран укытучысы – Ринат абый Нуриев, күп еллар китапханәче булып эшләгән - Габидуллина Халидә апай, авылыбызның депутаты - Зайдуллин Эдуард чыгыш ясадылар. Укучы балалар белән берлектә оештырган чарада ветераннарга атап​ шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Үлгәннәр хөрмәтенә һәлкәлләргә чәчәкләр куелды, бер минутка тынлык урнашты.
​ ​ ​ Бөек җиңүгә 76 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
​ ​ Әлеге сугышта катнашып батырларча һәлак булган һәм бүген дә исән ветераннар алдында башыбызны иябез. Җиңү яулаган өчен зур рәхмәт! Саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзләре телибез сезгә!
Работники культуры с.Новое Ермаково

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 126 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: