Главная » 2021 » Апрель » 5 » Нәүрүз- халкыбыз бәйрәм
08:21
Нәүрүз- халкыбыз бәйрәм

 
Менэ салкын кыш утеп китте, ямле яз житте. Яз белэн бергэ Нәүрүз бәйрәме килеп житте. Нәүрүз язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткэрелэ торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн(ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган упкәләрен оныталар, жырлыйлар, биилэр, рәхәтләнеп күнел ачалар. Бу бәйрәмнен хужасы- Нәүрүзбикә. 

​ Язның матур бер көнендә без дә мәктәп балалары белән Нәүрүз бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмгә Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә дә килгәннәр иде. ​ Кыш бабай көч сынашмыйча, тартышмыйча, Язга - Нәүрүзбикәгә биләмәләрен бирәсе килмәде. 
 Кыш бабай узенә иптәшкә малайлар төркемен җыйды, ә Нәүрүзбикә кызларны. Ике төркем дә төрле уеннарда катнашып көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Нәүрүзбикә төркеме тизрәк, көчлерәк булып чыкты , һәм җиңде. Кыш бабайга кызу булып китте, ул эри башлады. Балалар аңа җил җилләтеп суыттылар да , киләсе кышка чаклы ял ит инде дип озаттылар. 
Нэурузбикэ балаларга матур теләкләрен теләп, күчтәнәчләр таратты. 
Яратыгыз көзне дә, 
Яратыгыз кышны да, 
Яратыгыз жәйне дә, 
Яратыгыз язны да. 
Яратыгыз көннәрне, 
Айларны хәм елларны 
Кешеләрне, табигатьне, 
Саклагыз сез аларны. 

 Елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын, үләннәр гел яшел булсыннар, еллар имин килсен! Нәүрүз мөбәрәк булсын! 
А. Г. Хамидуллина Яна Ярмэк клубы мэдире, 
А. М. Заляева китапхэнэче.

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 146 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: