Главная » 2021 » Март » 30 » “Шигырьләр ​ түшәлгән сукмакта”.
08:22
“Шигырьләр ​ түшәлгән сукмакта”.


​ ​ 21 март – Халыкара​ ​ шигърият көне. Бу көнне күп клубларда, китапхәнәләрдә шигъри​ ​ кичәләр үткәрелә. Без дә Яңа Ярмәк авылы китапханәсендә балалар белән ​ “Шигырьләр ​ түшәлгән сукмакта” дип ​ ​ исемләнгән ​ ​ шигъри кичә үткәрдек.. ​ Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай, герой-шагыйрь М.Җәлил, табигать “җырчысы”Х. Халиков, Ш.Галиев, Р.Мингалим, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева, М.Фәйзуллина һ.б.ларның шигырьләре безнең күңелләрдә Туган ил, ​ торган җир, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә, үз илең белән горурлану хисләре тәрбияли. ​ Шагыйрьләребез иҗаты безгә телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә. ​ Безнең Самара өлкәсе Камышлы районы да шагыйрьләргә бай. Әнвәр Давыдов, Зыя Ярмәки кебек татар шигъриятендә күп еллар эшләгән һәм аның тарихында үзенчәлекле эз калдырган әдипләребез ​ безнең Камышлы районында туып үскәннәр. Бәйрәмебезгә авылыбызның шагыйрәсе, 3 китап авторы Гелсинур апай Гафурованы чакырдык. Ул балаларны үзенең тормыш юлы белән таныштырып үтте. Кичә барышында Гөлсинур апай Гафурованын куп шигырьләре укылды. ​
​ ​Гөлсинур апайның шигырьләре гүзәл туган ягыбыз табигатен сакларга-яратырга, ата-аналарга игътибарлы, ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, дуслык-туганлыкның кадерен белергә өйрәтә. Яшь буынны чын кеше булып үсәргә чакыра. Балаларга шагыйрәбезнең табигать күренешләрен тасвирлаган шигырьләре аеруча ошады. Яңа иҗат ителгән “Яшә туган телем”​ шигыре дә барыбызга да зур тәэсир ясады. “Иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, каләмегез кулыгыздан төшмәсен! Сезгә исәнлек, иминлек, иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дә безне яңа китапларыгыз белән сөендерегез”, - дип Гөлсинур апайга рәхмәтләр әйтеп таралыштык.
Работники культуры с.Новое Ермаково

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 159 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: