Главная » 2020 » Март » 18 » БИШ МУН. ТЕГЕРМӘН КОНЦЕРТ
08:33
БИШ МУН. ТЕГЕРМӘН КОНЦЕРТ


Инде ничэ еллар безнең авылда урам концертлары гөрлэп уза. Менә быел да ,урам концертын хатын-кызлар бәйрәме 8 мартка туры китереп 1нче концертны башлап җибәрдек. Урам концертының әһәмияте шунда таланты булган һәрбер кеше, элек сәхнәгә менәргә оялсада, бу концертта таны-тәне белән, бүтән урамннардан артта калмас өчен керәшә. Репетицияләр башлану белән , алар мәдәният йортына агылалар. Кырмыска оясында кебек 30-40 лап кеше әзерләнә,
фойеда биюләр өйрәтәләр , сәхнәдә җырларны кабатлыйлар, бүлмәләрдә скетчлар әзерлиләр. Артистларыбызның хәрберсенең йортлары , маллары , эшләре бар, балалары бар, шуңа карамастан алар хәр көнне 15 көн буе 3әр сәгать репетиция ясадылар. Алар арыганнардыр да, әмма ләкин шушы мәдәният йортынна килеп, чәйләр эчеп бер гайлә булып, дуслашып, туганнашып бетәләр.
6 мартта билгеләнгән тамашага билетлар бик тиз таралып беткәч, 7 мартта да концертны кабатлап күрсәтергә уйладык. Артистларыбызның һәрберсенә аерым рәхмәтләр әйтәбез, алар барысы да зур мактауларга лаек. Беренче мәртәбә сәхнәгә менгәннәре дә югалып калмадылар, афәрин аларга. Администрация башлыгы Шайхутдинов Минсәет Низаметдин улы, бөтен залда утыручы хатын- кызларны бәйрәм белән тәбрик итте.
Без мәдәният хезмәткәрләре, әуны әйтәсебез килә, әгәрдә һәваскар артистларыбыз булмаса, тамшачыларыбыз булмаса без бу тамашаны оештыра алмас идек. Шушындый бәйрәмнәр ешрак булсын. Артистларыбыз күбрәк булсын дип Зәйтүнә апа Ахметгалиева концерттан соң үзенеңтеләкләрен теләде. Бик зур рәхмәт әйтәсебез килә спонсорларыбызга Юсупов Фәһим Хәниф улы, һәм Ахмадиев Гусман Гомәр улына. Тагын бик зур рәхмәт әйтәсебез килә Вагизова Гөлчәчәк Сөләйман кызына. Ул безнең биюче кызларыбызга бик матур калфаклар тегеп бирде. Хатын- кызларыбызга чәчәк бүләк итү, аларның күңелләрен тагында күтәреп җибәрде.Эстафетаны икенче урамның артисларына тапшырабыз һәм аларны мәдәният йортына көтеп калабыз.
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 209 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: