Главная » 2020 » Январь » 14 » Яңа ел төне - әкияттәй сихри төн
10:17
Яңа ел төне - әкияттәй сихри төн

    Менә әкият тә башланды. Залда талгын гына көй яңгырый, Пушкинның “Алтын балык” әкиятеннән әби (Асия Заляева) белән бабай (Рузиль Минхайров) “йоклап” яталар.

Борын-борын заманда яшәгәннәр ди зәңгәр диңгез буенда , әби белән бабай. Үзләренең җимерек яр буендагы өйләрендә алар төп-төгәл 33 ел яшәгәннәр. Карт ятьмә белән балык тоткан, карчык йон эрләгән.

Хәер....Бабай инде күптән балык тотарга йөрми, әби дә йон эрләми, чөнки аларның кешеләрчә сөйләшә белә торган алтын балыклары була һәм ул аларның барлык теләкләрен тормышка ашырып торган.

Әби белән бабайны Яңа ел төнендә: “Шундый сихри тәнне йоклап үткәрмәгез”,- дип балыклары уята. Картларның телевизорлары ватык, ә бәйрәмне бик тә карыйсы килә. Балык аларның теләкләрен үти. Әби белән бабайны Кыш бабай белән Кар кызы янына бәйрәмгә илтеп куя.

Яна ел тамашасы шулай башлана.

Яңа ел символы Тычкан да (Ләйсән Файзуллина), Убырлы (Юлия Шакирова) белән Шүрәле (Алеся Гусаинова) да бәйрәмгә килгәннәр. Убырлы белән Шүрәле нинди явызлык эшлик диеп аптырап йөрегәндә, Кыш бабайның толсымлы алмасына юлыгалар һәм алма ашап сихерләнеп вальс биеп алалар.

    Менә кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы (Аделина Хамидуллина) белән Кыш бабай (Рузиль Минхайров) килә.

   Кыш бабайга балалар шигырьләрен сөйләп, җырларын җырлап күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы тамашачыларны биетеп алдылар.

    Бәйрәм матур җырлар (Рәмзия Мифтахова, Алфинур Аглиуллина, Галия Сабитова, Гелсинур Гафурова, Аня Дмитриева, Юлия Шакирова, Аделина Хамидуллина, Айлина Хамидуллина башкаруында), яңа биюләр (Ләйсән Файзуллина, Юлия Шакирова, Алеся Гусаинова, Ираида Шейхутдинова, Аделина Хамидуллина, Элмира Шишкова башкаруында), мәзәк күренешләр (Асия Заляева, Рузалия Гафурова , укучы кызлар башкаруында) белән дәвам итте.

Менә Кыш бабай белән Кар Кызының китәргә дә вакыты җитте. Матур теләкләрен теләп, киләсе елда тагын очрашырбыз дип алар юлга кузгала.

Без телибез кешеләргә шатлыклы еллар,

Газиз әткәй-әнкәйләргә - озын гомерләр!

Без телибез илебезгә иминлек, байлык!

Без телибез hәммәбезгә исәнлек-саулык!

    Кыш бабай белән кар кызының матур теләкләренә без дә кушылабыз. Иганәчеләбезгә (Азизулла Пулатханов, Эдуард Зайдуллин, Рузалия Гафурова) рәхмәтләребезне җиткерәбез.

   Бәйрәм азагында оттырышсыз лотерея уйнатылды.

   Яңа елны каршы алгач, клубта бәйрәм дискотекасы булып узды.

 




Яңа Ярмәк клубы мөдире А.Г. Хамидуллина
Китапханәче А.М.Заляева

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 197 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: