Главная » 2019 » Декабрь » 10 » Иң, ягымлы, иң сөйкемле әнием..
07:33
Иң, ягымлы, иң сөйкемле әнием..

Ана! Һәркем өчен иң изге ,иң кадерле зат.Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак

табигатьле,нәфис,хисчән итеп яраткан һәм гаиләдәге иң җаваплы вазифаны-бала

тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.

Ана назы – җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр – бишек җырыбыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

24 ноябрь көнне Чулпан авылы клубында газиз әниләребез, әбиләребез хөрмәтенә

багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәне алып баручылар Каримова Гөлнур һәм

Салахова Ильвина барлык кунакларны Әниләр көне белән тәбрикләделәр ,сәләмәтлек,

шатлык, бәхетле көннәр теләделәр.Бәйрәм белән котлап мәктәп балалары шигырьләр

сөйләделәр,җырладылар,матур иттереп биеделәр,кызыклы сценкалар куйдылар.

Кунагыбыз ,Иске Ярмәк авылының моңлы сандугачы Гарипов Динар бәйрәм кичәсендә

катнашучы хатын-кызларыбыз хөрмәтенә матур, моңлы җырларын бүләк итте. Сафиуллина

Минслу апай башкаруында “Балан” дип аталган күренеш, тамашачыларның күңелләрен

күтәреп , көлешеп алдылар.Шушы бәйрәм кичәсендә, хәзер традициягә кергән ,быелгы

юбиляр хатын-кызларыбызны тәбрикләдек,бүләкләр тапшырдык, алар хөрмәтенә җырлар

башкарылды.

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз,мәңге торыр ул.

Ходай сезгә җан тынычлыгы,тән сихәтлеге,озын гомер насыйп итсен,Мең-мең рәхмәт сезгә

әнкәйләр дип кичәбезнең беренче өлешен тәмамладык.

Бәйрәм тәм-томнар белән бизәлгән чәй өстәле артында дәвам итте.Кадерле әниләребез,

әбиләребез чәйләр эчеп сыйлангач, бәйрәмне оештыручыларга,социаль ярдәм күрсәтү

бүлеге хезмәткәрләре Солтания Файрузова,Лилия Салахова һәм Галимова Фәния апайга ,

шулай ук хөрмәтле спонсорларыбыз Митрофанов А.В.,Халимова Ильвира Минсәгит кызына

бик зур рәхмәтләр белдерделәр

Г.С.Каримова ,клуб мөдире..

Прикрепления: Картинка 1
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 239 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: