Главная » 2019 » Ноябрь » 25 » Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз!
07:57
Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз!


 Көннең яктылыгы кояшта, кукнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гузэллеге- хатын-кызларда. Тормышыбызны ямьлэуче иң шэфкатьле, иң мэрхэмэтле газиз кешелэр кемнэр сон? Ул - безнең газиз энилэребез!  
 Менә 21 ел инде ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне итеп билгеләнеп үтә.
   Әниләр бәйрәмен Яңа Ярмәк клубында ике көн рәттән бәйрәм иттек. Беренче көнне, 22 ноябрьдә кадерле әниләребезне клубка бәйрәмгә центр “Семья” белән берлектә оештырган “Тормыш яме –әнкәй” дигән бәйгедә катнашырга чакырдык. Бәйге балалар башкаруында җырлар, биюләр белән берләшеп барды.  
 Бәйрәмдә центр «Семья» мөдире Гульнара Агтасовна Шайхутдинова әниләрне тәбрикләп, грамоталар белән буләкләп үтте.
   Бәйгедә катнашкан әниләр сынатмады: барлык биремнәрне дә “бишлегә” үтәделәр. Бәйгеләр беткәч бәйрәм сый тулы чәй табыны янында дәвам итте.
   23 ноябрь көнне клубыбызга тагын халык агылды. Гаҗәп тә түгел, чөнки бу көнне безнең бәйрәмгә концерт белән авылдашыбыз Флюра апай Халиуллина Һәм Исаклы егете Алексей Мамонов килгәннәр иде. Аларның җырларын халык бик яратып тыңлады, алкышларга күмделәр.  
 Әйтергә кирәк, Флюра апайлар безгә концерт белән икенче мәртәбә кайталар инде. Ике концертта да зал шыгрым тулы иде. Флюра апай татарча мыңлы җырларын башкарса, Алексей Мамонов дәртле рус жырларын җырлап үтте. Рус егете булса да Алексей Флюра апай белән дуэтта татарча да җырлады.  
 Концертта авылыбызнын биюче кызлары(Ләйсән Файзуллина,Алеся Гусаинова, Ираида Шейхутдинова, Аделина Хамидуллина, Юлия Шакирова) дәртле биюләре белән чыгыш ясадылар, мәзәк күренешләр дә (әби - Асия Заляева, врач -Тамара Хамадиева, әби- Рузалия Гафурова) тамашачының күңелен күтәрде. Яшь җырчыларыбызның (Альфина Мугинова, Аня Дмитриева) җырлары да тамашачыларга бик ошады.
   Флюра апай белән Алексейга авыл халкын якын итеп, ерак араны кыскартып, ял концерты белән безнең күңелне күргән өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
   Кадерле әниләрне тагын бер кат бүгенге олы бәйрәмегез белән котлап, озын гомер, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, саулык телибез! Күңелегездәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, балаларыгызга яшәешь чыганагы булып торсагыз иде!


Яңа Ярмәк клуб мөдире А.Г. Хамидуллина
Библиотекарь А.М. Заляева

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 163 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: