Главная » 2019 » Ноябрь » 20 » Уйныйбыз да, җырлыйбыз да!
14:25
Уйныйбыз да, җырлыйбыз да!

   
Татар халкы уен-көлкегә, җырга-моңга бик оста халык. Безнең әбиләребез борын-борынгыдан уеннарны яратып уйнаганнар. Йолдызлы җәйге кичтә, янәшәдә генә инеш һәм чишмәләр челтерәп торганда, яшел тугайлыкта җыелган авыл яшьләреннән дә матуррак, бәхетлерәк һичкем булмагандыр, мөгаен. Алар анда, җырлаганнар, биегәннәр. Тугайлыклар һәрчак уен-көлке, җыр -бию белән гөрләп торган. Анда татар халкының шаян биюләре, уен-такмаклары җырланган.   
  Без бә балалар белән борынгы татар халык уеннарын искә төшереп, бергәләп   "Капкалы" уенын, "Ачыгавыз" уенын, "Йөзек салыш" уенын, "Гөлбану-Габдулла" уенын уйнадык, җыр-такмаклар әйтеп " Күрсәт, әле үскәнем" не дә уйнап алдык.


 Алия Хамидуллина

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 251 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: