Главная » 2019 » Сентябрь » 12 » Ташлы чишмә
10:42
Ташлы чишмә

Һәр авылның үзенең истәлекле һәм үзенчәлекле ял
урыннары бар. Чулпан авылында да шуның ише урын
барлыкка килде. Ул урын “Ташлы чишмә” исемен
алды.Чакрылган кунаклар буларак, ачылу бәйрәменә
бездә юл тоттык. Бу көнне барлык Чулпан авылы
халкы өйдәге эшләрен ташлап, күчтәнәчләрен төяп ял
итәргә, бәйрәмгә җыелышканнар иде. Авыл өстендә
матур җырлар, моңлы көйләр яңгырый. Иске-
Ярмәкләрдә читтә калмадылар, бүләккә концерт
программасы әзерләп бардылар. Биеп, җырлап,
чәйләр эчеп кичкә таба барыбызда өйләребезгә
таралыштык. Менә шундый ял урыннары бөтен
авылларда да булса иде. Шушы “Ташлы чишмәне ” ял
урынына әйләндергән кешеләргә зур рәхмәтебезне
белдерәбез.
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 183 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: