Главная » 2019 » Август » 27 » Чәчәк бәйрәме
07:45
Чәчәк бәйрәме

14 августта Яңа Ярмәкнең Яңа урамында Мифтахов Рафхат абый һәм Рәмзия апай йорты алдында Чәчәк бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмгә халык җыелганчы Рәмзия апай белән эстәл әзерләдек. Рәмзия апай кыймаклар пешереп , чәйне кайнатып куйган иде инде. Менә халык та җыелды, бәйрәмебезне башлап җибәрдек. Кичәнең беренче элешендә чәчәкләрне искә төшереп үттек. Чәчәкләргә карап сокланмаган бер генә кеше дә юктыр. Чәчәкләр кешенең кәефен күтәрә. Аларны яраткан кешеңә, әниеңә, укытучыларга бүләк итү гадәткә кергән, Чәчәкләрне бүләк итәсең икән, сүзләр кирәк түгел. Алар үзләре синең хисләреңне чагылдыра. Чәчәкләрнең төренә генә түгел, төсләренә дә игүътибар итәргә кирәк.Чәчәкләргә карап күп нәрсә белеп була икән. Кеше өчен әһәмиятлесе сәламәтлек икәнен барыбыз да яхшы беләбез. Чәчәкләрнең сәламәтлеккә дә файдасы бик зур. Бәйрәмебезнең иң мавыктыргыч, иң кызыклы өлеше ярыш формасында үтте. Ярышта ике команда катнашты. "Ромашкалар" һәм "Мәкләр" командасы төрле бәйгеләрдә көч сынашты. Бәйгеләр азагында жюри ике команда да тигез бал җыйган дип иглан итте. Катнашучыларга күчтәнәчләр эләштек. Балалар бәйрәмгә биюләр әзерләгән иделәр. Аларның чыгышыннан соң бәйрәм сый тулы табын артында дәвам итте. Рафхат абый балаларны мороженый белән сыйлады. Бәйрәмне оештыруда булышкан Рәмзия апай , Рафхат абыйга, әниемә рәхмәтемне белдерәм. Бәйрәмгә килгән кунаклар да буш кул белән килмәгән: барысының да кулларында искиткеч матур чәчәк бәйләмнәре һәм табынга куярга ризыклар иде. Чәчәкләрне ярату - дөньяны ярату, җирне ярату дигән сүз. Җәй көне өйләребез янындагы бакчаларда нинди генә матур чәчәкләр үсеп, безне үзләренең гүзәллекләре белән сокландырмый. Туган авылыбызны матур чәчәкләр үстереп тагын да матурлыйк,чәчәкләрне тагын да күбәйтик,үсеп утырган чәчәкләрне юкка-барга өзмик! Чәчәкләр үстерүче кеше башкаларга сөенеч китерә. Чәчәкләрне үстерегез! Чәчәкләрне яратыгыз! 


Заведующая СДК с.Новое Ермаково Алия Хамидуллина

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 204 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: