Главная » 2019 » Август » 13 » "Ташлы чишмә".
10:32
"Ташлы чишмә".

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным- тәнем белән.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әлеге шигырь юллары нәкъ менә безнең туган

авылыбыз Чулпан, аның чишмәсе турында язылган сыман тоела миңа.

Чишмәсез авыл юктыр ул. Безнең дә үзебез өчен бик кадерле чишмәбез бар – ул Ташлы

чишмә..Менә бүген без сезнең белән шушы изге урынга- Ташлы чишмәсе янына

җыйналдык. Төзекләндереп, күп эшләр башкарылганнан соң, әлеге чишмәне дога укып

ачу тантанасын башлап җибәрү өчен сүз бирелә имам –хэзрэт Мэгдэн абыйга диеп ачып

чибәрде бәйрәмне алып баручы Сафиуллина Алсу. Хәзрәт изге догалар укып,чишмәне

төзекләндергәндә катнашкан авылдашларга зур рәхмәтләр укып китте. Шулай ук ачу

тантанасында район башлыгы Багаутдинов Р.К.,поселение башлыгы Шайхутдинов

М.Н.,Габидуллин Р.А.,Жуматдилов А.М чыгыш ясадылар.Бәйрәм сценарий буенча

төзелгән шигыйрләр,җырлар белән уралып дәвам итте.

Эзе калсын керсез намусыңның

Ни үтсә дә синең кулыңнан.

Көчлелегең белән горурланма,

Кешелегең белән горурлан!

Әлеге шигьри юлларны укыгач, авылыбызның яраткан уллары, һәр эштә ярдәм кулы

сузучы спонсорларыбыз күз алдына килеп баса.Шушы чишмәбезне дә алар зур тырышлык

,ярдәм күрсәтеп яңарттылар,шушындый гүзәл иттеләр.Нинди генә эшкә тотынсак та без

сезнең ярдәмне тоябыз. Көчле рухлы, тырыш, сабыр,бердәм , тату бит син халкым

минем.Эшләгән изге эшләрегез үзегезгә, балаларыгызга якты дөньядан киткән

туганнарыгызга изге дога булып ирешсен. Барыр юлларыгыз пакъ, күңелегез ак,

эшләрегез уң булсын. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле авылдашлар.

Алар: Габидуллин М.,Жуматдилов А.,Сафиуллин А.,Сафиуллин Р., Абунагимов

Р.,Ахсанов Р.,Яниахметов Искандар,Минсахи.,Файрузов И., һәм башкалар.

Чишмәбезнең безнең өчен яшәү чыганагы икәнен аңласак та, һәркайсыбыз һәрвакыт

сакчыл карарга, һәр нәрсәсен урынына куярга, тирә-юнен чиста калдырып китәргә дә

онытмасак икән.Балаларыбызга да,шәһәрдән кайткан оныкларыбызга да чишмәбезнең

яшәү чыганагы,һәркем өчен тәмле чәй суы бирүче, ата-бабадан калган изге бер урын

икәнен аңлатырга, табигатебезгә, су чыганакларыбызга сакчыл мөнәсәбәт һәм мәхәббәт

тәрбияләргә онытмасак иде.Сак булыйк, рәнҗетмик чишмәләребезне. Чишмәбез

авылыбызның йөзе икәнен онытмыйк!

Заведующая СК п.Чулпан Каримова Гульнур

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 177 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: