Главная » 2019 » Июнь » 14 » Милли бәйрәм  -Сабан туй!
09:19
Милли бәйрәм  -Сабан туй!

   Сабантуй - чын мәгнәсендә милли рух җәүһәре,татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс -төкәнмәс чишмәсе,аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә,тапкырлыкта көч сынашу.

Булсын, әйдә, булсын,  әйдә,

Шаулапгөрләпторсын, әйдә,

Һаманбәйрәм, һамантуй,

Күңеллетуй, шаянтуй-

Ул бит безнең сабантуй!

    Балалар сабан туе үткәрү Яңа Ярмәк авылында матур гадәткә әверелде.Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды.

     Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?!Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын алып баручылар игълан итүгә үк, бала-чага уйнарга ашкынды. Күз бәйләп кисү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү,капчык киеп йөгерү, зур галош киеп йөгерү, чүлмәк вату, күз бәйләп кыңгырау эзләү,балалар йөгереше, аркан тартышу,катыктан конфет табу уеннары һәм башка күңелле уеннар уйнатылды. Хәттәки,ат чабышына кадәр уздырылды. Җиңүчеләргәдә, җиңелүчеләргәдә бүләкләр булды.Уеннарда балалар бик актив катнаштылар.

   Бәйрәм барысынада ошады, балалар рәхәтләнеп күңелле ял иттеләр.

с уважением Алия Хамидуллина

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 234 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: