Главная » 2019 » Июнь » 14 » “Аулак өй” кичәсе.
08:53
“Аулак өй” кичәсе.



Өлгәре кышның озын төннәрендә, кызлар кул эшләре алып, утырмаларга җыела торган булганнар. Кич утырганнар, алар бер-берсеннән эшкә, җырга өйрәнгәннәр, күңел ачканнар.Татар хатын кызларының кулларыннан һич бервакыт эш төшмәгән, орчыгын алып җебен өрләгән, паласын тукыган. Бу утырмалар–ул, иң элек матур итеп үз-үзеңне күрсәтү чарасы, көлке, җыр- бию, такмаклар әйтешү.Менә бездә халкыбызның матур гореф-гадәтләрен дәвам итеп, Яңа Ярмәк клубында “Аулак өй”күренешен оештырырга булдык. 

Әби-бабайларның онытылып барган гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан, киләчәк буыннарга тапшырырга тырышабыз. Элеккечә өйләрдә җыелмасакта, мәдәният йортында “аулак өй”итеп бик матур кичә үткәрдек. 

«Аулакөй” куренеше -халкыбызның йолаларын барлауга, аны яңартуга, аңа яңа бизәкләр өстәүгә һәм әлегедәй бай мәдәни мирасны яшьләребез күңеленә сеңдерүгә корылган. Йолаларның күбесен өлкән һәм урта буын үзешчәннәр башкарсада, тамашачылар арасында балалар һәм яшьләр булуы - күңелгә өмет чаткылары өсти. 

Кичәне әби (АсияЗаляева) белән онык (АделинаХамидуллина) башлап җибәрделәр. Әби яшь чакларын искә төшереп утырганда оныгы килеп керә. Әбисенең хәлләрен белешкәч, оныгы әбисеннән кызлар белән җыелып кич утырырга рөхсәт сырый. Әби күршеләргә кереп китә, аулак өйгә кызлар җыела. 

Кичәне дәвам итеп апалар белән “Аулакөйдә” уйнала торган уеннарны искә төшереп “йөзек салыш” уйынын уйнап алдык. Җәза алган кешегә җырларга да, биергә дә, шигырь сөйләп, әтәч кебек кычкырырга да туры килде. Табышмакларга җаваплар тавып, мәкәлләр , әйтемнәр әйтеп уттек. Гөлсинур апай “Синең биш асылың” мөнәҗәтен укып китте. 

Кичә чәй табыны артында дәвам итте. 

Өйдәге кебек атмосфера, апалар матур итеп җыр сузалар, шул арада такмаклар әйтешәләр. Үзләре белән булган кызык, мәзәк хәлләр сөйләп келешеп алалар. 

Кичәбез бик күңелле үтте. Кичәгә җыелган кунаклар бакча эшләре бөткәч тагын шулай “аулак өйгә” җыелырбыз дип таралыштылар. 

Яңа Ярмәк клуб мөдире Алия Хамидуллина, 
библиотекарь Асия Заляева

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 213 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: