Главная » 2019 » Июнь » 5 » Тик булмасын сугыш кына!
09:40
Тик булмасын сугыш кына!

   Бөтен кеше кабатлыйдыр бүген

Бер олы сүз күңелләрдә

Кабатлый ул дога итеп

"Тик булмасын сугыш кына!"

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

   Сугыш…нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган..Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.

   Бөек Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 74 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 74 ел буена да, 100 ел буена да онытырлык тугел. Каһарманнар даны мәңгелек!

   Әгәр без иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәбез икән, без шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәбез икән, беле­гез — бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тот­кынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар.

   Әгәр дә әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сый­пый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән — белегез — ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабалары­гыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар.

   Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дуслары­гыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, кешеләр!

   Илебезнең азатлыгы хакына үз кечләрен, гомерләрен аямаган батырлар истәлегенә 9 май көнне Яңа Ярмәк авылы урамыннан “Үлемсез полк” үтте, һәйкәл янында митинг оештырылды. Митингтан соң абый-апаларга клубта бәйрәм концерты булып үтте..

   Безнең барыбызның да теләге бер: дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде!

 

Алия Хамидуллина

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 214 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: