Главная » 2018 » Октябрь » 8 » “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне!”
09:42
“Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне!”

“Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне!”

30 сентябрь көнне клуб бинасында иң кадерле кешеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз хөрмәтенә бәйрәм кичәсе оештырдык.

Әбиләр, бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр татар гаиләләреңдә зур урын билиләр. Алар үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналалар. Әби — бабайларның тәҗрибәләре, биргән киңәшләре гаять күп төрле һәм катлаулы тормыш — көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Сабый баланы тәрбияләүдә вакыты белән әби ананы да алыштыра алган. Ә бабайның тәрбияви йогынтысы еш кына атадан да зуррак булган. «Дәү әти», «дәү әни», "әбекәй", «бабакай» дип дәшүләр бер дә юктан гадәткә кермәгән. Алар ата — ана кебек үк газиз, кадерле кешеләр.

Бәйрәм кичәсен котлау сүзләре белән башлап җибәрдек. Олыларны бәйрәм белән Ярмәк хөкемияте башлыгы Минсагит Низамутдинович тәбрикләп үтте.

Концерт программасы җыр, бию, мәзәк күренешләр, уеннар белән аралаштырган иде.

Кичәбезгә кунакка әби (Гельсинур Гафурова) белән бабайлар (Рузалия Гафурова, Асия Заляева) да килгәннәр иде. Алар яшь чакларын искә төшереп үттеләр.

Авылыбызның шагыйрәсе Гельсинур апай Гафурова эчтәлекле итеп шигырьләрен укып үтте.

Җырчы, биюче кызларыбыз әби-апаларның күңелләрен күтәреп бер-бер артлы чыгыш ясап тордылар.

Библиотекарь Асия Заляева әби -апаларга уеннар әзерләгән иде. Ул апаларны җырлатты да, төрле сорауларга да җавап таптырды, җитезлекләрен дә тикшереп карады.

Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар. Кичәбез барышында өлкәннәребез хөрмәтенә бик күп матур сүзләр, төләкләр яңгарады.

Концерттан соң бәйрәм сый тулы табыннар артында дәвам итте. Кайнар бәрәңге ашап, чәйләр өчеп, туйганчы сөйләшеп, рәхәтләнеп ял итеп утырдылар апалар.

Хөрмәтле өлкәннәребез!

Сез булганда гына безнең өйләребез һәрвакыт ачык тора, йозакның нәрсә икәнлеген дә белми; сез булганда гына өстәлләребездән кайнар чәй өзелми.Сез- дөньяда иң сабыр йөрәкле кешеләр. Сез оныкларыгыз өчен иң сөйкемле матур кешеләр, алар өчен сездән дә күркәм кеше юк.

Сез балаларыгызга һәм оныкларыгызга бик кирәк һәм нык терәк!

Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез!

Яңа Ярмәк клуб мөдире--
Алия Хамидуллина

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 245 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: