Главная » 2018 » Июнь » 27 » САГЫЗ КАЙНАТУ
12:54
САГЫЗ КАЙНАТУ

Ярмәк авылында гомер-гомергә сагыз кайнатучы оста

апалар каен тузыннан сагыз ясап, балаларга һәм

халыкка бер күкәйгә алмаштыра торган булганнар.

“Ак каен” халык ансамбле коллективы бу йолланы

өйрәнү өчен, Сок елгасы буенда сагыз кайнатарга

булды. Бу эшкә хәзерге вакытта, әнисеннән өйрәнеп

сагыз кайнату б-н шөгельләнүче авылдашыбыз

Валиева Рамиләне чакырды. Алдан әзерләгән

тузларны чистартып, ваклап оста кулына тапшыргач,

сагыз кайнату технологиясен өйрәндек. Эш шактый

катлаулы, озак вакытны ала икән. Вакытны бушка

уздырмадык, төрле уеннар уйнап, җыр-бию б-н күңел

ачып, сагызны кайнаттык. Самовар куеп чәй эчәргә дә

өлгердек. Килеп чыккан сагызны “бармаклар” ясап,

фестивальга алып бару өчен әзерләп куйдык. Бу чара

коллективның бердәмлеген, дуслыгын тагын да

арттырды.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 406 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: