Главная » 2018 » Июнь » 27 » Балалар Сабан туе
12:15
Балалар Сабан туе

Ярьмәк авылында менә өченче мәртәбә балалар Сабан туе үтте. Елдан-ел балалар Сабан

туеның дәрәҗәсе арта бара, спонсорлар күбәя. Тора-бара Өлкә балалар Сабан туеда

Ярьмәктә булыр диеп өмет бар. Быел бигрәктә көрәш мәйданында,бил алычыулар кызу

барды.Балаларның елдан-ел көрәшкә омтылулары күренде, Сабан туй батырын ачыклар

өчен кич килеп җиткәнен сизми калдык. Батырга быелда сарык булды, аңа Шамкаев

Артур лаек булды. Балалар Сабан туенда бүләк алмаган бергенә дә бала да калмады.

Кашыкка күкәй куеп йөгерүләр, аркан тартулар, гир күтәрү, армреслинг, капчык белән

сугышу һәм башка бик күп уеннар булды, алар барысыда аншлаг белән үтте. Сәхнәдә инде

көне буе гөрләп торды. Узебезнең авыл балалары да читтән кайткан кунак балалары да

үзләренең жырларын жырладылар, шигырьләрен сөйләделәр. Безнең Сабан туеның төп

бурычы балаларны татар телендә сөйләту, шуңа күрә бөтен жырлар һәм шигырьләр татар

телендә барды. Иртән иртүк килеп поварларыбыз корбан ашлары да пешереп куйганнар

иде инде. Бәйрәм бетүэ белән барыбызда табын янына барып тәмле корбан ашлары

белән сыйланып, тәмле үлән чәйләре эчеп тагын да күңелне күтәрдек. Бик тә шәп үтте

Сабан туйлары! Киләсе елларда да шулай матур һәм зур балалар бәйрәмнәре булыр диеп

өметләнеп калабыз.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Прикрепления: Картинка 1
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 244 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: