Главная » 2018 » Май » 15 » 9 май - Җиңү көне
09:08
9 май - Җиңү көне

Май ае бәйрәмнәргә бай ай. Тик бөтен бәйрәмнәр арасында иң мөһим бәйрәм - 9 май – Җиңү көне.

9 май көнне сәгать 6 дан авыл өстендә музыка яңгырый иде инде.
Менә балалар мәктәпкә җыелды, хәрберсе матур киенгән, кулларында бабаларының сүрәтләре. Балалар “ Үлемсез полк”ка кушылырга әзер.

9.45 тә мәчет янында җыелып, “Үлемсез полк”памытникка килде.

Митинг авылның старостасы Ринат  абый Нуриевның котлаулары белән башланды. Балалар шигырьләр, җырлар әзерләгәннәр.

Митинг барышында бер минут тынлык иглан ителде, памятникка чәчкәләр куелды.Котлау сүзләре белән район вәкиле Шарафутдинов Линар   һәм Иске Ярмәк поселениясе секретаре Шарафутдинова Фарида тәбрикләп киттеләр.

Кызганыч сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез безнең авылда юк инде. Без , аларга Дан һәм Мәдхия җырлыйбыз, аларның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш иябез.

Безнең Яңа Ярмәк авылыннан 176 кеше Бөек Ватан сугышына китә.

“ Бер кайтмасак, бер кайтырбыз” , -дип китсәләр дә 80 авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калган, күбесе кайткач вафат булды.

Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнденләр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

Бөек җиңүгә 73 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

Митингтан соң авыл клубында концерт оештырылган иде.

Концерт программасы хор белән башланып китте. Балалар “ В землянке” җырын башкардылар., шигырьләрен сөйләп үттеләр, “Җиңү көне” җыры бигрәк тә үзәккә үтәрлек булып яңгырады.

Биюләр (синий платочек, узбәк биюе, катюша , морячка) тамашачыларга бик ошады.

Җырчылырыбыз да (Алеся Хаматшина, Эльмира Гусаинова , Малика Латыпова , Юлия Шакирова, Рузиль Минхайров) сугыш турындагы җырлары белән тамашачыны таң калдырды. Күбесенең күзләәренә яшь тулды.

Бәйрәм сый тулы чәй табыны артында дәвам итте.

Замандашлар! Киләчәк буыннар, сезгә мәрәҗәгать итәбез! Азатлык өчен гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буынга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмас өзелмәсен. Тыныч йоклагыз, батырлар!
Завклуб Хамидуллина А.Г.

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 273 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: