Главная » 2018 » Февраль » 21 » Чаңгы ярышлары үтте
13:04
Чаңгы ярышлары үтте

17 февральдә Иске Ярмәк авылында инде матур гадәткә әйләнеп баручы, сугыш һәм хезмәт ветераны, физкультура укытучысы Мөхәммәтнур Шәһимәрдән углы Шириязданов исемендәге чаңгы ярышлары үтте. Бу кышкы уенны шулай ук сугыш һәм хезмәт ветераннары, данлыклы укытучылар булган Габделхак Ярыйәхмәт улы һәм Суфия Сафуан кызы Шаһиевлар истәлегенә дә багышлаганнар иде. Шаһиевларның балалары һәм оныклары чараның төп иганәчеләре булдылар, бу бәйрәмнең күп чыгымнарын үз өсләренә алдылар.

Бәйрәм яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янындагы җыелыш белән башланып китте. Аннан чаңгы ярышлары үтте, алдынгы урыннарны алучылар медальләр, грамоталар һәм призлар белән бүләкләнделәр.Бу чаңгы ярышларын уздырырга бик булыштылар спорт комитеты хезмәткәрләре Шамкаев А. И. Һәм Ганниев И. К., физкультура укытучылары Гилязов А.М. һәм Яруллин Р.И., шулай ук клуб, ЦСО, сельсовет эшчеләре. Барысына да бик зур рәхмәт.


 

Работники СДК села Старое Ермаково .

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 497 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: