Главная » 2018 » Февраль » 19 » Муса Жәлилне искә алу кичәсе
08:09
Муса Жәлилне искә алу кичәсе

15 февраль көнне авыл библиотекасында мәктэп белән берлектә Муса Жәлилне искә алу кичәсе оештырылды.Кичәне укытучы Сания апа Нуртдинова ачып җибәрде.Шагыйрьнең биографиясе белән таныштырып үтте. Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. 1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. 1925-1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губерна) комитетында инструктор булып эшли! М. Җәлилнең 1934-1941 еллар арасында язган лирик шигырьләре, җырлары, «Хат ташучы» (1938), «Алтынчәч» кебек поэмалары сугышка кадәрге татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы буларак тәкъдир ителәләр. 1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә.
1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар - романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. 1956 елның 2 февралендә Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек була.
Кичәдә Муса Җәлилнең "Дустыма"(Алеся Хаматшина),"Кыңгырау"(Аня Дмитриева),"Кыз һәм үлем"(Сабина Зарипова),"Ана бәйрәме"(Сания Нуртдинова) шигырьләре укылды. Татарстаннын бер шәһәренә Муса Җәлил исеме бирелә.Казанда шагыйрьнең истәлегенә һәйкәл куелган,музей эшли. Бик күп урамнар , мәктәпләр аның исеме белән аталганнар. Кичә барышында Муса Җәлилгә багышланган видиопрезентация күрсәтелде, Вәхшәт шигыренең видеоролигын караганда күзләргә яшь җыелды, күңелне төтрәндергеч шигырь юллары яңгырады.
  Завклуб с.Новое Ермаково Хамидуллина А.Г.
  Библеотекарь Хаматшина А.И.

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 307 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: