Главная » 2017 » Декабрь » 6 » Әниләр көне
13:01
Әниләр көне

         Ноябрь ае бәйрәмнәргә бик бай ай. Иң күңелгә якын бәйрәм-Әниләр көне. Яңа Ярьмәк клуб бинасында ул көнне иртүк җыр-моңнар ишетелә иде. Апалар,әбиләр әйтелгән сәгатькә килеп тә җиттеләр. Бәйрәм кичәсе башланганчы табышмаклар әйтелде. Менә сәхнәгә клуб мөдире белән библеотекарь барлык килгән кунакларны тәбрикләргә менделәр. Әле берсе,әле икенчесе матур-матур сүзләр,шигырьләр укыдылар әниләр турында..Алеся җыр да баркарды. Аннан соң яшьрәк әбиләр-кызлар һәм олырак апалар ике командага бүленеп төрле уеннарда,конкурсларда катнаштылар. Яшь апа-әбиләр командасының исеме "кояш" иде, ә икенче команда "кызлар" командасы. Девизлар әйтелде,җырлар да җырланды.Китте ярыш, җиңгән командаларга йолдызлар бирелә торды.Нинди генә уеннар уйналмады.Уеннар , әйтемнәр, мәкальләр берсе дә калмады.Дуслык җиңде. Конкурслар арасында Әминә апай Хамидуллина, Наилә апай Хамадиева, Сания Нуретдинова моңлы җырлары белән барыбызны да котладылар.Ә үзебезнең шагыйрәбез шигырьләрен дә укыды,туганнарым дигән җыр да башкарды Гелсинур апай Гафурова.җыры белән барыбызны да җылатты, сүзләре күңелгә үтеп керә инде менә. Бәйрәм сый тулы өстәлләр янында дәвам итте.Мантылар, самсалар ашап, тәмләп чәйләр эчеп күтәренке күңел белән таралыштык.                             

Завклуб с.Новое Ермаково    Хамидуллина А.Г. 

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 309 | Добавил: admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: