Главная » 2017 » Декабрь » 6 » "Әнкәйләргә бүләккә”
08:30
"Әнкәйләргә бүләккә”

 

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.

 

Әйе, иң бөек исем Әни! Әнкәй! Менә шундый җылы сүзләр җиткереп , 25 ноябрь көнне, барлык әнкәйләрне зур бәйрәм концерты белән Балыклы авылы һәвәскәрләре олысы һәм көчесе җыр биюләр, шигъри юллар, шаян күренешләр белән әниләрне котлады. Концерт программасын Балыклы мәктәбе укучылары ачып җибәрде. “Карлыгач”- балалар бакчасыннан видео тәбрикләү, “Көзге бию”, Ләйлә Усманованың “Көз” җыры кайнар алкышларга күмелде. Концертны алып баручылар Алмаз Галиев һәм Алинә Шарапова, сәхнәгә бер-бер артлы артистларыбызны чакырып тордылар. Иллегә якын һәвәскәр артистларыбыз, якты йолдыз булып, чын йөрәктән тәбрикләүләрен җиткерделәр. Бәйрәмебезнең кунагы, Гөлфия Махметованың җырлары,йөрәк түреннән чыккан сүзләре, концертны тагыда бизәп җибәрде. Ике сәгать дәвамында барган тамаша, бер мизгелдәй үтеп китте. Барлык концертта катнашкан артисларыбызга зур уңышлар телибез. Ә тамашачыларыбызга, исәнлек – саулык, изге теләкләр һәм дә яңа тамашаларга көтеп калбыз!

 

Балыклы авылы мәдәниятьйөрты хезмәткәрләре: Р.В.Фардеев, Р.Н.Юсупова, Л.С.Абсаттаров.

 

Категория: Новости Балыклинского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский | Просмотров: 323 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: