Главная » 2017 » Июнь » 28 » Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып.
09:08
Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып.

Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып.

Тормыш авырлыклары алдында бөгелеп төшмәгән, гомер буе күркәм эшләр генә эшләгән кешеләр белән матур.

Андыйлар күзгә бик бәрелеп тә тормый, ә үзләре сузган туры юлдан ышанычлы адымнар белән киләчәккә атлый.

Яңа Ярьмәк авылында гомер иткән Марьям апай Каюмова да нәкъ шундый.

Марҗьм апайга 28 июнь дә 70 яшь. Әле яшь кызлардай ул.Тынгысыз, эш яраткан, тормышны яратып, аннан ямь табып яши белә. 

Сокланып туймассың менә. 

Авылыбызның сәхнә йолдызы да ул! Клуб бинасында юбиләр өчен бәйрәм оештырылды. Туганнары, дуслары, балалары- барысы да тәбрикләделәр Марҗьм апаны.

Төрле уеннар уйнадык: скакалка сикердек, туплар да, шарлар да эшкә ярадылар. Төрле табышмаклар, мәкальләр белән бәйрәмебез дәвам итте. Нинди генә җырлар җырланмады.Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм күңелләргә хуш килде.

 

Рузалия Гафурова, Заведующая СК с.Новое Ермаково

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 275 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: