Главная » 2017 » Июнь » 1 » Нинди матур минем туган авылым...
09:05
Нинди матур минем туган авылым...

Нинди матур минем туган авылым
Җир шарында тиңнәр юк аңар
Киң кырларда үсә мул игеннәр 
Челтерәп ага талгын чишмәләр 
Шагырьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы ,четлерәп аккан елгалары -Сок сулары белән дан тота авылым .
Бәйрәмебезне исәнмесез , хәерле көннәр диеп башладык .Бәйрәмебез үзебезнең шагырәбез - Гельсинур апай белән очрашу иде. Шигъриәт көне күптән үтте инде , ул вакытта Гельсинур апай больница да дәваланды , ә шулай соң булса да - уң булсын диеп очраштык зле.
Нәрсә соң ул шигъриәт. Шигъриәт шәхестән башлана. Ул шәхес иҗаты. Иҗат - хыял, үз хыялың ны узең куып җитәргә омтылу.
Гельсинур апайның шигырьләре ,хикәяләре гүзәл туган як табигатебезне сакларга - яратырга , ата - аналарга ихтибарлы , ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, дуслык-туганлыкларның кадерен белергә өйрәтә .Укучыларны чың кеше булып үсәргә чакыры. 
Аның әле этисе дә кыска гына җырлар җырлап йөри төрган булган яшь чагында , үзеннән үзе матур сүзләр белән килеп чыккан ул җырлар .
Гельсинур апай да кинәт йоклаганда уянып китәм дә төрле уйлар- уйларга туры килә, шунда шигырьләр дә иҗат ителә ди.
Аның инде ике китабы дөнья күрде , әле тагын булыр диеп ышанабыз.
Гельсинур апай үзенең җырларын җырлады, сүзләре дә узенеке ,көе дә, әллә ничә шигыре дә укылды .
Татарныә саф телен , милли гореф - гадәтләрен , йолларын искә төшердек 
Соңыннан тәмле чәйләр эчеп , саф һавага чыгып картычкаларга тошеп таралыштык . Шундый очрашулар булып торсын ,исән сау булыйк.

 

Рузалия Гафурова, Заведующая СК с.Новое Ермаково

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 421 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: