Главная » 2017 » Май » 29 » Сабан туе укучы балалар өчен.
08:38
Сабан туе укучы балалар өчен.

Сабан туймы , сабан туй 
Уеннар туе бит ул
Тәм - томнар сые бит ул 
Җиңүләр туе бит ул.
Сабан туе искиткеч күңелле , шау- гөл килеп торган ,бар халыкны бер мәйданга җыючы бәйрәм бит ул. Элек- электән Сабан туен бәйрәм итеп килгәннәр . Сабан туе язгы кыр эшләре беткәч - язгы эшләрне йомгаклау. Гомер узса да гореф гадәтләр үзгәрми , халыкны бер мәйданга җыеп - берләштереп күңел ачуы , көч сынаулар үзгәрешсез кала.
Бәйрәм иң элек авыллардан башлана. Сабан туй билгеләнгән көнгә ике, өч көн кала , без авыл урамнары буйлап җырлап -биеп бүләкләр җиып йөрибез.
Бәйрәм көн җитүгә шәһәрдән кайткан туган- тумачалар ,балалар , кунаклар белән тула сабан туй мәйданы. Күптән күрешмәгән дуслар , классташлар туганнар очраша.
Анда җыр, бию дисеңме , баганага мөнү ,капчык белән көрашү , көрәш , торле -торле уеннар.
Менә нинди бит ул җәйнең иң зур бәйрәме - сабан туй!
Яшьләрне тәүгә мәхәббәте белән очраштыручы ,яшьләрнең яшьлек дәртләрен яңартучы бәйрәм , олы хисләргә үрелеп, тормыш дәвам итә олыларны яшәртеп җибәрә.
26 май көнне безнең авылыбызда да мәктәп белән берлектә сабан туе бәйрәме оештырылды - укучы балалар өчен. Бәйрәмгә садик балалары да чакырылды .
Клуб мөдире балаларны бәйрәм белән табрикләде , сабан туй бәйрәме йомгаклау бәйрәме дип сөйләп китте .Укучы балалар да бит 9 ай буе тырышып укыганнар .Укуны бит энә белән кое казу димәсләр иде , ансат булса .Барысы да класстан класска күчкәннәр .Нинди шатлык бит ул. Димәк алдагы каникул көннәрендә рәхәтләнеп ял итәсең икән !
Нинди матур булып ,акыллы булып зур үстең1
Китте ярыш ,балалар башта йомырка , су ташыдылар , күзләрен бәйләп әйберләр дә кистеләр , туп белән дә сыматмадылар , чүлмәк тә ваттылар, аркан да тартыштылар , керәштеләр дә , атларда да чабыштылар .
Бәйрәмебез бик тә күңелле үтте .Мәктәп ягы шау - гөр килеп торды көне буе.
Соңыннан рәхәтләнеп биеделәр .Чәйләр өчеп, ашлар ашап - тәмләшкәләр ашадылар.
Бәйрәмне үткәрүдә барлык укытучылар да катнашты .Спонсорлар: Габидуллина Эльвира, Зайдуллина Розалия , Гафурова Рузалия.

Рузалия Гафурова Заведующая СК с.Новое Ермаково

Прикрепления: Картинка 1
Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 258 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: