Главная » 2017 » Май » 12 » "Ярмәгемнең моңлы кичләре" .
07:13
"Ярмәгемнең моңлы кичләре" .

Яңа Ярмәкнең "Ярмәгемнең моңлы кичләре" тамашасы күренеш белән башланып китте. Сәхнәгә кыз белән егет вальс биеп чыктылар, сөрләшәләр-сөйләшәләр йолдызларга карап.Таң ата ,сандугачлар сайрый. Бу 1941 елның 22 июнь таңы...Уйламаганда җирдән ниндидер шартлау тавышлары ишетелә башлады, ямьсез җил исеп куйды. Егет белән кыз сагайдылар: ул радио сөйли икән- илдә сугыш башланган...
Кызлар егетләрне сугышка озаталар, ерактан гына җыр тавышы ишетелә. Җырлашып- елашып озаттылар...
Менә 1945 елның 9 май иртәсе- Җиңү алып кайттылар солдатлар. Аларны сөйгәннәре, әниләре каршы алдылар...
Шулай конңертыбыз башланып китте. Менә сәхнәгә конңертны алып баручылар чыктылар. Концерт программасы җыр-моңга, мәзәк күренешләр белән уралып, төрле биюләр белән дәвам итте.
Салмак кына моңлы җыр агыла да агыла. Һәрберсенең үз тормышы, ләкин моңлы җыр бөтен кайгы-шатлыкларны берләштереп, язгы ташу сыман ургылып тышка чыга, тирә-якка тарала...Нинди генә күренешләр булып алмады бәйрәмебездә: алтын балык, әтәч белән тавыклар, бизнесмен күренеше,пирожки сату,, солтан хатыннары белән...
Молодңы булдырдыгыз- сынатмадыгыз - апалар, әбиләр, егетләр, кызлар, укучы балалар!!!

Рузалия Гафурова, Заведующая СК с.Новое Ермаково

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 245 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: