Главная » 2017 » Май » 12 » 9 май
10:12
9 май

Яңа Ярмәк авылыннан сугышка 176 кеше киткән. Шуларның 86 сы гына кире әйләнеп кайткан. Алар хезмәткә,белемгә булган хокукларыбызны, тынычлыкны, күгебезнең аязлыгын яклап сугышканнар. Менә быел дәһшәтле сугыш бетүгә дә 72 ел булды. Бөек Җиңү яулаган батырлар Яңа Ярмәктә берәү дә калмады инде. Ир-егетләрнең асыллары фронтка китеп беткәч, аларны хатын-кызлар, балалар һәм карт-коры алыштырган. Көннәр төннәргә ялганган. Хатын -кызларыбыз халык өчен иң кырыс, иң каты сынауга әверелгән дәһшәтле сугыш елларында, игенче дә, терлекче дә, тракторчы да булганнар, сабыйларны һәм карт-корыны җылы канатлары астына алган ана һәм килен дә була белгәннәр. Шуның өстенә сугыш кырларындагы ир-егетләребез өчен җылы киемнәр, киез итекләр, бәяләйләр һәм оекбашлар, шарфлар җыеп җибәрү буенча да иң тырышлардан булганнар.Фашистларның хурлыклы җиңелүен һәр совет кешесе чын күңеленнән теләгән, Бөек Җиңү хакына көчен дә, малын да, җанын да кызганмаган.
Ул авыр еллардан соң байтак сулар акты. Авыллар, шәһәрләр, юллар төзелде, тән яралары төзәлде. Әмма бер яра әле берничә буынның гомеренә җитәр, сагышлы уйларга төшерер, җанын әрнетер, газаплар. Бу күңел ярасы. Тол калган хатыннарның, ятим калган балаларның күз яше.
Илебез иминлеген яклап, яу кырында башларын салган авылдашларыбызның истәлеген Ярмәклеләр онытмыйлар. Авыл уртасында,мәдәният сарае каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга Һәйкәл куелган, барлык сугышчыларның да исемнәре язылган.
Һәр елны, 9 май көнне, барлык авыл олыларын дәшен митинглар, очрашулар оештырыла, үлгүннәрне искә алу тантанасы узып тора. Яу кырында ятып калган сугышчыларга мәңгелек дан! Алар халык күңелендә мәңге сакланыр!!!

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 259 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: