Главная » 2017 » Март » 23 » ...Безне укытырга Иске Ярмәктән Габдулла хәзрәт килеп йэри
13:10
...Безне укытырга Иске Ярмәктән Габдулла хәзрәт килеп йэри

Изгедер аның гамәле.
Артта калган бала чагым
Артта калган яшьлегем
Һич исләремнән чыкмый
Белем алган мәктәбем.
Һаман парта артында дәрес тыңлап утырабыз әле.Алтынчы дистәне вакладык инде аллага шэкер...Атна саен чәршәмбе кэнне Яңа Ярмәк авылы клубында уку дәресләре алып барыла.Безне укытырга Иске Ярмәктән Габдулла хәзрәт килеп йэри.
Хезмәте буенча Габдулла хәзрәткә бик күп йэрергә ,халык белән аралашырга,тэрле дини чараларда катнашырга туры килә.Үзенең гаделлеге,изгелекләр генә эшләве белән бик күпләрнең хэрмәтен казана ул.Габдулла хәзрәтнең эшләгән эшләре изге,сэйләгән вәгазьләре эчтәлекле,файдалы.
Хәзер олыгаеп киткэч белем алу ансат түгел түгелен.Белмичә генә әйтмиләр:белем алу энә белән кое казу диеп.Тырышабыз инде үзебезгә калса.
Габдулла хәзрәтебезнең барлык эшләрен дә санап бетереп тә булмас иде.Һәр елны дин кардәшләребез эчен изге жирләргә сәяхәтләр дә оештыра:аның белән кайларга гына бармадык:Уфа,Казан,Болгар...
Сезгә чын күңелдән авылдашларым исеменнән ,белем алучы кызларыбыз исеменнән ныклы исәнлек, тыныч тормыш ,гаилә бәхете телим.

 

Рузалия Гафурова, заведующая СК с.Новое Ермаково

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 258 | Добавил: admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: