Главная » 2017 » Март » 13 » Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – Карга боткасы.
13:02
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – Карга боткасы.

Ямьле яз башланды. Яз хәбәрчесе - кара каргалар килде .Тиздән сыерчыклар, тургайлар килер. 
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – Карга боткасы.Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар. 
11 март кэнне Яңа Ярмэк авылында зур бэйрэм оештырылды."Карга боткасы" бәйрәменэ халык бик куп жыелды."Эйләрдән" май ,ярма, ит жыеп хужа Әби карга боткасы пешерде.Килгән кунаклар Концерт номерларын карап утте,балалар уеннар уйнадылар,эстәл тулы сый, плов,шашлык,карга бокасы,кайнар чәй белэн сыйландылар. Йола буенча ботканы үзләре генә ашап бетермәделәр, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырдылар. Бәйрәмгә хас булган келәү-теләкләр әйтелде:җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек теләнде.

Рузалия Гафурова, заведующая СК с.Новое Ермаково

 

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 338 | Добавил: admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: