Главная » 2017 » Март » 10 » 8 март бәйрәме
12:51
8 март бәйрәме

Әнидән дә кадерле кеше бармы икән бу дөньяда! Юктыр мөгаен.Ана кеше балалары эчен җанын да җәлләми,соңгы кабым ризыгын да баласына каптыра,балам дип җан атып яши.Әгәр тормышта үзең яхшы булсан,балаларын да шундый мәрхәмәтле,игелекле булып усәрләр.
Март башында безне очрашуга Фания апа Гатина чакырды."Кадерле хатын-кызларыбыз,укучылар!Сезне иң матур һәм якты яз бәйрәме 8 март бәйрәме белән чын күнелдән котлыйм.Без бу бәйрәмне бэтен табигатънең уянган көннәрендә билгеләп үтәбез. Бэтен заманнарда да хатын-кыз чиксез мәхәббәт, бөек кешелек,якты матурлык,күңел җылылыгы һәм тормышчан зирәклеге белән сыкландырган"-дип башлап җибәрде укытучыбыз. Исәнләшеп хәл әхвәл сорашкач барыбыз да спортзалга киттек.Анда безне физкультура укытучылары җылы каршы алдылар.Балалар әни-әбиләре белән берлектә ике командага бүленде. Әниләр командасы "Солнышко" балаларныкы "ВДВ" иде.Уен ярыш кызганнан кыза барды.Мәкальләр,татар халык уеннары уйнау,тэрле Йолаларны искә алу, спорт турында табышмаклар әйтешү буенча ике команда да белемнәрен сынадылар.Туплар белән терле уеннар,йегерү,скакалка сикерү ,волейбол,баскетбол уйнау берсе дә калмады. Ике команда да сынатмады, 
Уеннардан соң бәлеш ашап, эстәл тулы сый белән чәй эчтек.

 

Рузалия Гафурова, заведующая СК с.Новое Ермаково
Бу матур бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтеп, күтәренке күңел белән таралыштык.

Категория: Новости Ермаковского филиала МАУ "ЦКД м.р. Камышлинский" | Просмотров: 289 | Добавил: admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: